Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
10 ноябрь 2021, 09:45

Балтачта бер атна эчендә 5 кеше коронавирустан вафат булган...

Дүрт пациент авыр хәлдә, 2се — үпкәләрне инвазив вентиляцияләүдә.

Балтачта бер атна эчендә 5 кеше коронавирустан вафат булган...
Балтачта бер атна эчендә 5 кеше коронавирустан вафат булган...

 

Дүрт пациент авыр хәлдә, 2се — үпкәләрне инвазив вентиляцияләүдә.

 

Бүгенге көндә Балтач районында 8978 кеше прививка ясаткан, шул исәптән ике компонентны — 6421 кеше.

Вакцинация — авыруның таралуын туктатуның бердәнбер ысулы.

Коронавирус һәм ОРВИ авырулары белән хәл районда киеренке кала, үзәк район хастаханәсендә көн саен медицина ярдәме сорап 100дән артык мөрәҗәгать теркәлә.

Кызганычка каршы, авыру мәкерле: кемдер симптомсыз авырый, кемдер авыр хәлдә үткәрә. Югалтулар да бар! 30 балтачлы вакытсыз коронавирустан вафат булды!

Соңгы атнада гына да COVID-19 яңа коронавирус инфекциясе белән авыруның 77 очрагы теркәлгән. 2021 елның 9 ноябренә COVID 19 яңа коронавирус йогышы белән 196 пациент амбулатор дәвалана, шуларның 37се - балалар, уңай нәтиҗә белән 47 пациент стационар дәвалауда. Алар барысы да Бөре, Уфа шәһәрләре госпитальләрендә дәвалана. Бер атна эчендә 25 пациент хастаханәгә урнаштырылган, 5 кеше вафат булган. Дүрт пациентның хәле авыр, 2се-үпкәләрне инвазив вентиляцияләүдә. Бу тәүлек эчендә генә дә ПЦРның 19 уңай анализы ясалган.

Район җитәкчелеге, ак халатлылары халыкны вакциналауга шикләнүчеләрне тагын уйларга чакыра!

—Прививка — вирусны саклауның иң нәтиҗәле чарасы. Начар сценарийлар турында сөйләшәсе килми, тик нәкъ менә бүген, коронавирусның чираттагы дулкыны вакытында һәрберебезгә үз иминлеге, туганнары һәм якыннарының сәламәтлеге, яңа ихтимал чикләүләр аркасында яхшы якка үзгәрергә мөмкин булган тормыш сыйфаты турында җитди уйланырга кирәк, — дип мөрәҗәгать итте район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев социаль челтәрләрдә.

#БалтачевскийрайонИльгиз ИлгизСубушев#стопкоронавирус

 

Балтачта бер атна эчендә 5 кеше коронавирустан вафат булган...
Балтачта бер атна эчендә 5 кеше коронавирустан вафат булган...
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: