Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
9 ноябрь 2021, 11:32

Яңа сертификат

Үзгәрешләргә кадәр формалаштырылган сертификатлар автоматик рәвештә дәүләт хезмәтләре порталында 1нче мартка кадәр яңадан формалаштырылачак.

8нче ноябрьдән Русиядә COVID-19га каршы вакцинация ясату һәм күчерелгән коронавирус турында сертификат формасында үзгәрешләр үз көченә керде.

Үзгәрешләргә кадәр формалаштырылган сертификатлар автоматик рәвештә дәүләт хезмәтләре порталында 1нче мартка кадәр яңадан формалаштырылачак. Документта аның хуҗасы турында төп мәгълүматлар, шулай ук вакцинация турында белешмәләр була. Шулай ук аңа ревакцинация турында мәгълүмат, медицина каршылыгы булу һәм күчерелгән СОVID-19 турында белешмәләр бар. Сертификатта QR-код өчен урын каралган.

Автор:Римма Валиева
Читайте нас: