Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
9 ноябрь 2021, 15:42

Олыларга —"Сәламәтлек посылкалары"

"Өлкәннәр турында кайгырту" акциясе старт алды."Безнең кайгырту" партия проекты кысаларында үтә ул.

Коронавирус инфекциясе  таралу белән бәйле хәл көннән-көн кискенләшә ћәм шул ук вакытта нәкъ менә өлкән яшьтәге кешеләр моңа аеруча  дучар ителә. Шуңа күрә, дөрес профилактика, хәвефсезлек чараларын үтәү, вакытында вакциналашу— алар өчен аеруча мөһим. "Безнең кайгырту" партия проекты кысаларында, пәнҗешәмбе көнне "Өлкәннәр турында кайгырту" акциясе старт алды. 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга, прививка кадатырга килгән өлкән яшьтәге гражданнарга, "сәламәтлек посылкалары" тапшырылды. Бу көнне безнең районнан 5 кеше шундый посылка алды. Чираттагы акция киләсе пәнҗешәмбедә узачак. Янә бу көнне  прививка кадатырга  килгән өлкән кешеләргә "сәламәтлек посылкалары" тапшырылачак.

Исегезгә төшерәбез, Балтач үзәк больницасында  прививка ясату кабинеты көн саен ял көннәрсез эшли. Барысын да вакцинацина ясатырга чакырабыз. Сау булыгыз! Үзегезне саклагыз!

Олыларга —"Сәламәтлек посылкалары"
Автор:Римма Валиева