Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
13 октябрь , 10:31

Балтач районында 2021 елда унике өлкән буын вәкиле коронавирустан вафат булган...

Алар барысы да коронавируска каршы прививка ясатмаган булган. Бу мәгълүматларны гәзит хәбәрчесенеә үзәк район хастаханәсенең баш табибы вазифаларын башкаручы Салават Фоат улы Гыйльметдинов җиткерде.

—60 яшьлек һәм аннан өлкәннәр районда 5351 кеше, шуларның  2360сы (44.1 проценты) коронавируска каршы вакцина ясаткан.

Авыруның дүртенче дулкыны кешенең яшенә дә карамый. Яшьләр дә, өлкәннәр дә — барысы да авырый. Олы яшьтәгеләр, аеручы хроник авырулардан интегүчеләр, авыруның авыррак үткәрәләр.

—Салават Фоатович, өлкән яшьтәге кешеләр арасыннан шушы мәкерле авырудан вафат булганнар бармы?

—Кызганычка каршы, бар. 65 яшьтән өлкән унике кеше якты дөньяны калдырды...  

Быел гына ковидтан районда уналты кеше үлде, шуларның уникесе 65 яшьтән өлкәннәр һәм алар берсе дә вакцина ясатмаганнар.

Быелгы елда инфекцион госпитальләрдә безнең районнан 360 пациентов дәвалану үтте. Шулар арасыннан 219 кеше 65 яшьтән өлкән яшьтәгеләр.

—Аз хәрәкәтләнгән кешеләр коронавируска каршы прививканы ничек ясата ала? Редакциягә шушы сорау белән мөрәҗәгать итүчеләр дә бар...

— Бу эшне оештыруның кыенлыгы юк. Үзәк район хастаханәсендә күчмә вакцинация ясау бригадасы булдырылган,мобиль ФАПның авылларга йөрү графигы төзелгән. Ә аз хәрәкәтләнә торган гражданнарга фельдшерлар йөреп привика ясыйлар.

Хөрмәтле райондашлар! Саулыгыгызны алдан кайгыртыгыз, прививка ясатыгыз. Гомер һәр кешегә бер генә бирелә. Аны сәламәт булып, шатланып яшәргә язсын. Үзегезгә һәм якыннарыгызга кыенлыклар тудырмыйм дисәгез, коронавируска каршы прививканы ясатыгыз.

Фото: Риа Новости

Балтач районында 2021 елда унике өлкән буын вәкиле коронавирустан вафат булган...
Автор:Аида Хайртдинова