Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
20 сентябрь , 17:15

Радий Хәбиров дүртенчегә прививка ясаткан

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров башкортстанлыларны коронавируска каршы прививка ясатырга өндәде.

Радий Хәбиров дүртенчегә прививка ясаткан

 

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров башкортстанлыларны коронавируска каршы прививка ясатырга өндәде.

“Антитәнчекләрнең булу-булмавын тикшерүләремнең чираттагы нәтиҗәсе аларның коронавирус белән авырмасам, дигән гарантия бирә торган бусагадан ике тапкыр кимрәк төшүен күрсәтте. Ә мин инде чирләргә теләмим, дип әйттем, чирләргә вакыт та юк. Шуңа күрә мин кабат вакцина ясаттым. Бу инде дүртенче укол (моңа кадәр өчесе "Спутник V" иде) булуын исәпкә алып, хәзер "Спутник Лайт"вакцинасын кулландым.

Үзегезне саклагыз. Һәм вакцинаны ясатырга кирәк”, дип яза Радий Фәрит улы социаль челтәрләрдәге битендә.

Радий Хәбиров дүртенчегә прививка ясаткан
Автор:Аида Хайртдинова