Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
15 сентябрь 2021, 09:25

Балтачка яшь табиблар эшкә кайта

Балтач үзәк район хастаханәсе коллективы яшь белгечләр белән тулыланып тора. Күптән түгел Светлана Бакирова биредә хезмәт юлын башлады.  

Балтачка яшь табиблар эшкә кайта
Балтачка яшь табиблар эшкә кайта

 

Балтач үзәк район хастаханәсе коллективы яшь белгечләр белән тулыланып тора. Күптән түгел Светлана Бакирова биредә хезмәт юлын башлады.  

Светлана Булат кызы Бакирова, Балтач районында туган һәм үскән. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, 2013 елда БДМУның дәвалау факультетына укырга керә. 2019 елда табиб дипломы ала һәм укуын ординатурада дәвам итә. Ординатурада укыганда Стәрлетамак шәһәренең ковид-госпиталендә табиб-стажер, шулай ук БДМУ тулай торакларында медицина инспекторы булып эшли. Хезмәт эшчәнлеген Балтач үзәк район хастаханәсендә табиб-терапевт булып башлый.

“Һөнәр яңа перспективаларга юл ачсын, рәхмәтле пациентлар һәм шатлыклы мизгелләр күбрәк булсын!” — дигән теләкләр яза яшь белгечкә өлкән хезмәттәшләре социаль челтәрләрдә.

Балтачка яшь табиблар эшкә кайта
Балтачка яшь табиблар эшкә кайта
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: