Балтач таңнары
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
19 апрель , 15:59

Иске Балтач авылы кызы Эльмира Әмирҗанова — Пирогов ордены кавалеры!

Коронавирус пандемиясе чорында үз-үзен аямый эшләгән Иске Балтач авылы кызы Эльмира Әмирҗанованың тырышлыгы югары бәһаланды – аңа Пирогов ордены тапшырылды.

Коронавирус пандемиясе чорында үз-үзен аямый эшләгән Иске Балтач авылы кызы Эльмира Әмирҗанованың тырышлыгы югары бәһаланды – аңа Пирогов ордены тапшырылды.
2008 елда 2 санлы Иске Балтач урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Пермь шәһәрендәге медицина академиясенә укырга керә Эльмира Рөстәм кызы. 2014 елда Төмән шәһәрендә интернатура үтә һәм артабан Ямал-Ненец автономия округының Надым шәһәренә юллана. Шунда төпләнә. Табиб-бактериолог булып эшли.
—Пандемия чорында кеше җитешмәү сәбәпле, декрет ялына чыкмый эшләде. Узган елның апрель-июль айлары үтә дә тынгысыз эштә үтте. Бәби тапкач (кыз оныгыбыз туды), өч ай гына өйдә булды да, сабыйны каенанасы карамагына калдырып эшенә чыкты, — дип сөйли райондашыбызның әнисе Альфира Әмирҗанова.
Орденны Салехард шәһәрендә тапшыралар. Тантанага үзе бара алмый Эльмира Рөстәм кызы. Сәбәбе — күкрәк баласын озак вакытка калдыра алмауга бәйле. Зур бүләкне аңа үзе эшләгән саулык саклау учреждениесенең баш табибы алып кайтып тапшыра.
Афәрин, Эльмира Рөстәм кызы! Зур казанышыгыз белән котлыйбыз Сезне! Үз гомерегезне генә түгел, якыннарыгыз хәвефсезлеген дә куркыныч астына куеп, үз-үзегезне аямый салган хезмәтегез, гамәли медицина эшчәнлеге өлкәсендәге казанышларыгыз нәтиҗәсе итеп тапшырылган олы бүләгегез игелекле булсын!
Белешмә
Пирогов ордены - Русия Федерациясенең Дәүләт бүләге. Русия Федерациясе Президентының «Пирогов орденын һәм Лука Кырымский медален булдыру турында» 2020 елның 19 июнендәге 404 санлы Указы нигезендә гамәлгә кертелә.
Бүләк хәрби-кыр хирургиясенә, шулай ук фәнни дисциплина буларак хирургиягә нигез салучы дип саналган рус хирургы, галим һәм педагог Николай Иванович Пирогов (1810-1881) исемен йөртә. Русия гражданнары, гадәттән тыш хәлләр, эпидемияләр, хәрби гамәлләр һәм башка шартларда медицина ярдәме күрсәткәндә үз-үзләрен аямый эшләү, гамәли медицина эшчәнлеге өлкәсендәге казанышлар, аеруча куркыныч авыруларны диагностикалау, профилактикалау һәм дәвалау буенча эшне югары нәтиҗәле оештыру, җәмәгать сәламәтлеген ныгытуга, йогышлы һәм йогышлы булмаган авырулар барлыкка килүен һәм үсешен кисәтүгә өлеш керткән өчен, шулай ук статуста күрсәтелгән башка очракларда Русия гражданнары орден белән бүләкләнә...
Пирогов орденының девизы “Шәфкатьлелек, бурыч, фидакарьлек”.
Фотолар шәхси архивтан