Сәламәтлек
6 Августа 2020, 07:45

Кыргызстан халкы Башкортстан ак халатлыларына рәхмәтле

22 июльдә, халыкара килешүләр кысаларында, БР сәламәтлек саклау министры урынбасары Евгений Кустов җитәкчелегендәге республика медицина хезмәткәрләре группасы, Русия Федерациясе Хөкүмәте кушуы буенча, җирле белгечләрге оештыру-методик ярдәм күрсәтү, шулай ук аеруча авыр пациентларга консультация биру өчен, Кыргыз Республикасына юлланган иде.

Добавить в предпочтительные источники Google
22 июльдә, халыкара килешүләр кысаларында, БР сәламәтлек саклау министры урынбасары Евгений Кустов җитәкчелегендәге республика медицина хезмәткәрләре группасы, Русия Федерациясе Хөкүмәте кушуы буенча, җирле белгечләрге оештыру-методик ярдәм күрсәтү, шулай ук аеруча авыр пациентларга консультация биру өчен, Кыргыз Республикасына юлланган иде.
Төркемдә республика медицина оешмаларының эпидемиологлары һәм инфекционистлары, БДМУ студентлары һәм ординаторлары, алар анализлары коронавирус барлыгын раслаган пациентларны дәвалауда практик тәҗрибәгә ия.
Табиблар төркемнәргә 7-8 кешегә бүленеп, Кыргызстанның төрле өлешләренә юлланганнар. Аларның сүзләренә караганда, Кыргызстанның барлык районнарында аларны бик ачык каршы алганнар, бернинди көнкүреш мәсьәләләре дә килеп тумаган.
Соңгы атнада һәр төркем Кыргызстанның 2-5 районына барып, COVID-19 уңай пациентлар белән эшләүче госпитальләр һәм медицина оешмаларында булган.
Өлкә хастаханәләре башлыклары белән берлектә санпропускникларны яхшырту, медицина оешмаларында санэпидрежимны җайга салу, «кызыл» һәм «яшел» зоналарны бүлү/төзүдә ярдәм итү, шулай ук өстәмә душ кабиналары урнаштыру буенча эш башкарылган. Яңа коронавирус инфекциясе COVID-19 булган пациентларны алып бару һәм дәвалау буенча киңәшләр бирелгән. Табиблар реаниматологлар белән бергә авыр хәлдәге пациентларны караган һәм ИВЛ аппаратларына көйләгән. Шулай ук авыр пациентларны реанимация автомобилендә транспортлау буенча киңәшләр биргәннәр.
Үпкәләрнең сулыш алуын көйләү өчен авыруларны корсакта яткырган хәлдә эшләр өчен күрсәтмә әсбаплар эшләнгән. Инфекцион госпиталь пациентлары белән сулыш гимнастикасы буенча мастер-класс үткәрелгән.
Кайбер төркемнәргә аларның эшләре, хезмәтләре, ярдәме өчен “барыбыз өчен дә җиңел булмаган вакытта” район башлыклары һәм хастаханәләр администрацияләреннән Рәхмәт хатлары тапшырылган.