Балтач таңнары
+20 °С
Облачно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Сәламәтлек
5 Августа 2020, 11:35
Бөре шәһәрендә "Сәламәтлек саклау" яңа медицина учреждениесе барлыкка киләчәк
Бөре шәһәрендә "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында балалар һәм өлкәннәр өчен яңа медицина учреждениесе барлыкка киләчәк.#нацпроекты#национальныепроекты#регпроекты#региональныепроекты
Добавить в предпочтительные источники Google
Бөре шәһәрендә "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында балалар һәм өлкәннәр өчен яңа медицина учреждениесе барлыкка киләчәк.
Шәһәр үзәгендә балалар һәм өлкәннәр поликлиникасы төзелә. Бинаны 2022 елда төзеп бетерергә планлаштыралар. Дәвалау учреждениесе сменага 600 кешегә исәпләнгән. Объектның смета бәясе - 318 миллион сум, быел 70 миллион сумлык эш башкарылырга тиеш.
Бинаның фундаменты әзер диярлек. Тиздән биредә коммуникацияләр үткәреләчәк. Әмма бу әле төзелешнең башы гына. Тагын дүрт катны күтәрәсе бар.
Поликлиниканың подвал катын күпфункцияле итәргә планлаштыралар. 30дан да ким булмаган бүлмәләрдә лабораторияләр, конференц-заллар һәм кладовойлар урнашачак.
Бер корпуста, әмма аерым керү юллары белән, бер сменага 200 кеше кабул итә торган балалар поликлиникасы һәм 400 урынлык өлкәннәр поликлиникасы планлаштырыла.
Бина заманча төзелеш материалларыннан эшләнә, ә эчендә бары тик алдынгы медицина җиһазлары гына урнаштырылачак. Штатка хезмәткәрләр иске поликлиникадан алыначак, моннан тыш, өстәмә кадрлар да җәлеп ителәчәк.
Әлеге вакытта Бөре үзәк район дәваханәсе 170 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтә, кайбер биналар узган гасырның беренче яртысында ук төзелгән. Баш табиб сүзләренә караганда, хәзерге поликлиника яңа санитар таләпләргә җавап бирми, мәйданнар да зур түгел. Яңа поликилиника 2022 елда беренче пациентларны кабул итәргә тиеш.
Чыганак
Фото: bashnews.ru
Читайте нас
MAX
telegram
вк
дзен
ок
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"