Сәламәтлек
22 Июля 2020, 12:27

Радий Хәбиров Башкортстан табиблары белән сәламәтлек саклау өлкәсендәге хәл турында фикер алышты

Радий Хәбиров, табиблар алдында чыгыш ясаганда, аларның куркыныч авыруга каршы торуда ныклыгын һәм батырлыгын билгеләп үтте, табибларга эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм коронавирус белән көрәштә алга таба да күрергә кирәк булган чаралар турында уйларга чакырды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Радий Хәбиров, табиблар алдында чыгыш ясаганда, аларның куркыныч авыруга каршы торуда ныклыгын һәм батырлыгын билгеләп үтте, табибларга эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм коронавирус белән көрәштә алга таба да күрергә кирәк булган чаралар турында уйларга чакырды.
Бүгенге көндә коронавирус буенча хәлләрнең ничек торуы турында республиканың сәламәтлек саклау министры Максим Забелин сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, Башкортстан авыручылар саны буенча Русиядә 78нче урында тора һәм үлүчеләр саны буенча ил төбәкләре арасында 82нче урында. Ведомство җитәкчесе регионда ике айга кадәр дезинфекцияләүче дарулар запаслары бар, дип белдерде. Табиблар коронавируслы авырулар белән эшләгән өчен өстәмә акча алалар. Максим Забелин битлек киюне гамәлдән чыгармаска, шулай ук җәмәгать урыннарын дезинфекцияләү чаралары белән мәҗбүри эшкәртүне тәкъдим итте.
Медиклар COVID-19га каршы көрәш буенча алга таба эш турында фикер алыштылар, шулай ук республикада эре сәламәтлек саклау учреждениеләрен үстерү планнары турында сөйләштеләр.
БР Башлыгы матбугат хезмәте фотосы