Балтач таңнары
+2 °С
Облачно
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Сәламәтлек
2 Июля 2020, 06:23
Миякәдә заманча ике ФАП ачылачак
"Сәламәтлек саклау" милли проекты чикләрендә төзелгән фельдшер-акушерлык пунктларының берсе Өршәктә, икенчесе Кече Кәркәле авылында төзелә.#нацпроекты#национальныепроекты#регпроекты#региональныепроекты
title
"Сәламәтлек саклау" милли проекты чикләрендә төзелгән фельдшер-акушерлык пунктларының берсе Өршәктә, икенчесе Кече Кәркәле авылында төзелә.
Төзелеш эшләре башланган да инде. Әле бөтен коммуникацияләрне үткәрү эшләре бара. ФАПлар яңа заманча ЭКГ аппаратлары, дефибрилляторлар, корылмаллар өчен махсус шкафлар белән җиһазландырылачак.
Өршәк фельдшер-акушерлык пунктында югары категорияле фельдшер Люция Солтангирова 18 ел эшли. Ул өч авылны – Ает, Чишмә һәм Өршәк авыллары халкына хезмәт күрсәтә.
Кече Кәркәледә медицина учреждениесе 1960 елда төзелгән булган. ФАП мөдире, югары категорияле фельдшер Сәймә Галимова биредә утыз елдан артык эшли. Яңа пунктта дүрт бүлмә булачак, пациентлар өчен бөтен хезмәт булдырыла.
- ФАПлар июльнең беренче көннәреннән пациентларны кабул итәргә әзер булачак, -
ди Миякә районы үзәк дәваханәсенең баш табибы Илшат Гилемьянов
.
Чыганак
Фото: БР Сәламәтлек саклау министрлыгы сайты сайтынан
Читайте нас
MAX
telegram
вк
дзен
ок
Редакцияне сайлау
Новости
12 Апреля 2024, 13:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 Февраля 2024, 06:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 Февраля 2024, 04:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"