Барлык яңалыклар
Сәясәт
31 Май 2022, 16:11

Магашлы-Алмантай авылы халкы "Аек авыл" конкурсында яхшы нәтиҗәгә ирешсен өчен

«Аек авыл 2021»республика конкурсы финалына чыккан Магашлы-Алмантай авылында яшәүчеләрнең эшчәнлеген халык алдында яклау оешкан төстә үтте.

"Нәтиҗәләрне көтәбез!  Районның Башкортлар корылтае рәисе Гөлфия Шәисламова белән берлектә «Аек авыл 2021»республика конкурсы финалына чыккан Магашлы-Алмантай авылында яшәүчеләрнең эшчәнлеген халык алдында яклауда катнаштым. Һәм тагын, 1 июньнең 23.59 сәгатькә кадәр "ГОЛОС РБ " порталында #Трезвоесело2021 #АйыҡАуыл2021" онлайн онлайн сораштыру дәвам итә. Барыгызга да кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтүегезне – сылтама буенча https://golos.bashkortostan.ru/polls/312 магашлы-алмантайлыларга ярдәм күрсәтүегезне сорыйм"—дип  үз социаль челтәрләрендә район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев райондашларга мөрәҗәгать иткән.

Якташларыбыз лаеклы урын алсын өчен һәркем үз өлешен кертер дип ышанасы килә.

Магашлы-Алмантай авылы халкы "Аек авыл" конкурсында катнаша
Магашлы-Алмантай авылы халкы "Аек авыл" конкурсында катнаша
Магашлы-Алмантай авылы халкы "Аек авыл" конкурсында катнаша
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: