Барлык яңалыклар
Сәясәт
3 февраль 2022, 11:35

Башкортстанда коронавирусның иң авыр штаммы ачыкланган

Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова белдергәнчә, илнең кайбер төбәкләрендә коронавирусның «омикрон» штаммының иң йогышлы төре ачыкланган.

Башкортстанда коронавирусның иң авыр штаммы ачыкланган
Башкортстанда коронавирусның иң авыр штаммы ачыкланган

 

Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова белдергәнчә, илнең кайбер төбәкләрендә коронавирусның «омикрон» штаммының иң йогышлы төре ачыкланган.

Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә Россия базасында әлеге штаммның 8 меңнән артык варианты бар.

“Бүгенге көндә BA.2  линиясенә 253 сиквенс карый - бу 3%, BA.3 линиясе Россия Федерациясе территориясендә ачыкланмаган. ВА. 2 линиясенә караганның күпчелеге Мәскәү шәһәрендә, Марий Эл Республикасында, Ростов өлкәсендә, Башкортостан Республикасында билгеләнгән. Ни өчен мин моңа акцент ясыйм? Чөнки күп кенә илләр бу линиянең югары контагиозлыгы турында сөйли. Даниядә ул-82%, әмма шул ук вакытта Бөекбритания һәм Кушма Штатларда бүген 8-9% тәшкил итә”, - дип билгеләп үткән Анна Попова.

Гомумән алганда, соңгы өч атнада илдә коронавирус белән авыручылар саны өч тапкыр арткан. Ил буенча авыру күбесенчә җиңел һәм урта формада уза.

“Бүгенге көндә илдә 15 287 очрак ачыкланган, алар "омикрон" вирусының яңа геноварианты белән расланган. Барлык очраклар да бөтен ил буенча диярлек — 83 субъектта теркәлгән. Клиник формалар буенча әлеге күзәтүләрнең 77,5% ы ОРВИга туры килә, пневмониягә — 6,5% һәм бүгенге көндә симптомсыз формаларга — 16%”, — дип билгеләде Анна Попова.

Илнең баш санитар табибы авыруларның 70% ы прививка ясатмаган һәм 95% ы авырмаган, дип ассызыклаган.

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: