Барлык яңалыклар
Сәясәт
21 декабрь 2021, 16:49

Башкортстанда QR-кодлар гамәлдән чыгарылырмы?

Башкортстанның Бизнес-омбудсмены республикада QR-кодларны гамәлдән чыгару буенча инициатива әзерли.

Башкортстанда QR-кодлар гамәлдән чыгарылырмы?
Башкортстанда QR-кодлар гамәлдән чыгарылырмы?

 

Башкортстанның Бизнес-омбудсмены республикада QR-кодларны гамәлдән чыгару буенча инициатива әзерли.

2022 ел башында Башкортстанның бизнес-омбудсмены Флүр Әсәдуллин республикада QR-кодларны юкка чыгару инициативасы белән чыгыш ясарга планлаштыра. Бу хакта ул "Башинформ" агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр иткән.

Журналистларга Флүр Әсәдуллин сөйләгәнчә, хәзер илнең башка төбәкләре бизнес-омбудсменнарыннан мәгълүмат җыю процессы бара, анда QR-кодлар гамәлдән чыгарылган инде.

"QR-кодлар бүгенге көндә Белгород, Калининград өлкәләрендә, Приморье һәм тагын берничә төбәктә гамәлдән чыгарылган. Әгәр бездә „омикрон“ юк икән, мин җыелган мәгълүматны төбәк җитәкчелегенә җиткерергә җыенам. Мин Башкортстан Республикасында QR-кодларны гамәлдән чыгару яклы," -дип ассызыклаган бизнес-омбудсмен.

Аның сүзләренә караганда, бу карарга берничә фактор йогынты ясаган. Алар арасында-Россиянең кайбер төбәкләрендә күптән түгел Башкортстанда кабул ителгән «ритейл өлкәсендә хезмәт күрсәтүче хезмәткәрләрне вакцинацияләү белән бәйле яңа чикләүләр».

"Өченчесе — мин вакциналаштырылган кешеләр саны буенча Сәламәтлек саклау министрлыгының хисапларына игътибар белән карыйм һәм авырулар саны буенча уңай тенденцияне күрәм. Әгәр яңа елдан соң бу саннар начар якка үзгәрмәсә, QR-кодларны юкка чыгару тәкъдиме белән чыгам, — дип белдерде Башкортстанның бизнес-омбудсмены. — Тагын шуны да өсти алам, мин үзем сәүдә үзәкләренә йөрим һәм, кызганычка каршы, анда QR-кодларны тикшерүгә җиңелчә карыйлар. Алай булгач, нигә алар кирәк? Сәүдә үзәгенә киләсең, кесәдән эзләп документны чыгара башлыйсың, ә сиңа: "ярый, бар", - диләр. Бик яхшы түгел. Инде гамәлдән чыгарырга вакыт. Иң мөһиме, безгә „омикрон“ килмәсен. Ул чакта, әлбәттә, бу чиргә каршы бергәләп көрәшергә һәм безнең кешеләр исән һәм сәламәт калсын өчен, бу чикләүләр белән үзебезгә килешергә туры киләчәк".

 

Башкортстанда QR-кодлар гамәлдән чыгарылырмы?
Башкортстанда QR-кодлар гамәлдән чыгарылырмы?
Автор:
Читайте нас: