Барлык яңалыклар
Сәясәт
21 октябрь 2021, 12:03

Путин зур матбугат конференциясе үткәрергә планлаштыра

Формат эпидемиологик хәл үсешенә бәйле рәвештә расланачак, дип билгеләгән Президент матбугат секретаре Дмитрий Песков.

Владимир Путин журналистлар белән 2001 елдан башлап ел саен зур матбугат конференциясе форматында очраша. Ул премьер-министр вазифасында 2008 елның маеннан 2012 елның маена кадәр булган чорда гына тәнәфес ясалды. Әмма дәүләт башлыгы итеп алты елга сайланганнан соң, 2012 елда ул мондый чаралар үткәрү тәҗрибәсен яңадан башлап җибәрде. 2020 елның декабрендә коронавирус пандемиясе аркасында зур матбугат конференциясе форматы үзгәртелгән: журналистларның бер өлеше Президент белән аның Мәскәү өлкәсенең Ново-Огаревода резиденциясендә булган, бер өлеше аның белән Халыкара сәүдә үзәгеннән видеоэлемтә буенча аралашкан. Шулай ук узган ел Путинга массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән бергә россиялеләр дә сораулар бирде. Шулай итеп, бер үк вакытта дәүләт башлыгының традицион турыдан-туры линиясе дә булды.

Иң кыска вакыт - 1 сәгать 35 минут - Путинның 2001 елда журналистлар белән беренче очрашуы, ә иң озыны - 4 сәгать 40 минут - 2008 елгы матбугат конференциясе булды. 2004 елдан башлап дәүләт башлыгының журналистлар белән мондый һәр аралашу вакыты өч сәгатьтән дә ким түгел.

Путинның беренче матбугат конференциясенә 2001 елда 500 дән артык журналист аккредитацияләнде. Соңрак бу чараны яктырткан массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре саны тотрыклы рәвештә үсте: 2002 һәм 2003 елларда якынча 700 дән 2008 елда 1 364 журналист. Путинның өченче президент срогы вакытында узган матбугат конференцияләрендә аккредитацияләнгән журналистлар саны 1 250 дән дә ким булмаган, дип яза чыганак.

Путин зур матбугат конференциясе үткәрергә планлаштыра
Путин зур матбугат конференциясе үткәрергә планлаштыра
Автор:
Читайте нас: