Барлык яңалыклар
Сәясәт
8 октябрь 2021, 16:35

Балтачлылар, ишеттегезме: Яңа елда алкоголь сатуны чикләүләр бетереләчәк, диләр

Башкортстан парламентының профильле комитеты Яңа ел каникуллары көннәрендә «коры закон»ны гамәлдән чыгару турындагы тәкъдимне хуплады.

Монда сүз ике ел элек кертелгән 3 гыйнварда спиртлы эчемлекләр сатуны тыю һәм 4 гыйнвардан 6 гыйнварга кадәр аны сатуны вакытлыча чикләү турында бара. Дәүләт Җыелышы — Корылтай вице-спикеры Рөстәм Ишмөхәммәтов белдерүенчә, чара шактый файдалы булган: төбәктә «бәхетсезлек очракларының, җинаятьләрнең һәм җәмәгать тәртибен бозу очракларының сизелерлек кимүе» күзәтелгән, шулай ук алкоголь белән агуланулар саны кимегән».

«Коры закон»ның барлык социаль өстенлекләренә карамастан, Башкортстан парламенты кертелгән чикләүләрне яңадан карарга ниятли.

— Безнең депутатлар адресына билгеле бер көннәрдә хәмер сатып алу мөмкинлеге булмау сәбәпле, уңайсызлыклар кичерә торган гражданнардан күп тапкырлар мөрәҗәгатьләр килде. Моннан тыш, тыю сәүдә предприятиеләренә зур зыян китерә. Шул ук вакытта сүз нәкъ менә сыйфатлы легаль хәмер белән сәүдә иткән намуслы сатучылар турында бара,— ди депутат. Парламентарий фикеренчә, алкоголь сатуны чикләү практикасы үзенең нәтиҗәлелеген "бетергән".

Шул ук вакытта заманча законнар максималь сыгылмалы булырга һәм социаль һәм икътисади хәл чынбарлыгына реакция белдерергә тиеш.

— Шуңа күрә без аны әлеге вакытта эшләр торышы нигезендә үзгәртәбез. Әмма бу безгә киләчәктә дә Яңа ел каникулларында алкоголь сатуны тыюга әйләнеп кайтырга комачауламый, – дип тәмамлады сүзен Ишмөхәммәтов.

Парламент депутатлары якындагы утырышта алкоголь сатуны тыюны гамәлдән чыгару турында закон проектын караячак.

Фото: ufa.rbc.ru

Балтачлылар, ишеттегезме: Яңа елда алкоголь сатуны чикләүләр бетереләчәк, диләр
Балтачлылар, ишеттегезме: Яңа елда алкоголь сатуны чикләүләр бетереләчәк, диләр
Автор:
Читайте нас: