Барлык яңалыклар
Сәясәт
29 сентябрь 2021, 11:30

Уфа шәһәр Советы рәисе итеп якташыбыз Марат Васимов сайланды

Депутатлар бертавыштан диярлек карар кабул иттеләр.

Уфа шәһәр Советы рәисе итеп якташыбыз Марат Васимов сайланды
Уфа шәһәр Советы рәисе итеп якташыбыз Марат Васимов сайланды

 

Депутатлар бертавыштан диярлек карар кабул иттеләр.

Бүген, 29 сентябрьдә, Уфа шәһәр Советының яңа составының беренче утырышы булды. Көн тәртибендә даими комиссияләр төзү, шәһәр советы рәисен сайлау һәм башка оештыру мәсьәләләре чыгарылган иде. Беренче утырышта шәһәр мэры Сергей Греков, Башкортстан башлыгы хакимияте җитәкчесе Александр Сидякин һәм Корылтай спикеры Константин Толкачев катнаштылар.

Уфа шәһәр Советы составына барлыгы 34 депутат керә. 31 тавышта абсолют күпчелек тавыш белән алар «шәһәр парламенты» рәисе итеп Марат Васимовны сайладылар. Өч депутат тавыш бирмәде.

Кр.ги хәбәр итүенчә, Марат Васимов шәһәр Советының элекке составына кергән иде. Әлеге вакытта ул " ИСК" җәмгыятенең төзүче компаниясе генеральный директоры вазифасын били.

Якташыбызны яңа дәрәҗәле вазифага сайлануы белән котлыйбыз һәм җаваплы хезмәтендә уңышлар, саулык телибез.

Фото: «Бердәм Русия» партиясенең рәсми сайтыннан

Уфа шәһәр Советы рәисе итеп якташыбыз Марат Васимов сайланды
Уфа шәһәр Советы рәисе итеп якташыбыз Марат Васимов сайланды
Автор:
Читайте нас: