Барлык яңалыклар
Сәясәт
21 сентябрь 2021, 10:42

Узган сайлауларга карата балтачлылар фикере

РФ Дәүләт Думасына сайлаулар үтте. Нәтиҗәләр билгеле. Балтач районында яшәгән абруйлы кешеләр бик теләп үзләренең фикерләрен уртаклаштылар.

Марат Закиров, Башкортстанның атказанган укытучысы:

—Мин гомеремне мәгариф өлкәсенә багышлаган кеше. Русия Федерациясе Дәүләт Думасына сайлауларның өч көн дәвам итүен авыл кешесе өчен кулай булды дип әйтә алмыйм. Участок сайлау комиссияләре гадәттә мәктәпләрдә урнаштырыла. Дәресләр кала. Авыл кешесе сәяси чараларда болай да актив катнаша. Сайлау өчен аңа бер көне дә җитә.  Шунысы уңайлы: студентлар, чит төбәкләргә йөреп эшләүчеләр кайтып, теркәлү урыннары буенча тавыш бирә алдылар.

Сайлауларның нәтиҗәләре билгеле. “Бердәм Русия” сәяси партиясенә күпчелек сайлаучылар ышаныч белдерде.  

Радий Хабиров Дәүләт Думасында без сайлаган депутатлардан «башкорт фракциясе»н булдырачак.  “Бердәм Русия” һәм башка партия вәкилләрен берләштерәчәк “Хәбиров командасы” халык мәнфәгате өчен тагын да яхшырак эшләр, дип уйлыйбыз. Без яшәгән Балтач районында газлаштырылмаган, каты капламлы юллары булмаган авыллар бар. Ил күләмендә тормышка ашырылган милли проектлар төпкел авылларга да килеп җитә башлады (Иске Янбай авылына асфальт юл эшләнде, авылларда чишмәләр, зиратлар төзекләндерелде, Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар, кайтып якты якты дөньяны калдырган авылдашлар истәлеге мәңгеләштерелде). Милли проектлар артабан да дәвам итәр дип өмет итәбез.

Узган сайлауларга карата балтачлылар фикере
Узган сайлауларга карата балтачлылар фикере
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: