Барлык яңалыклар
Сәясәт
19 сентябрь 2021, 12:21

Балтачта Ногъмановлар ил тынычлыгы, мул тормыш өчен тавыш бирделәр

Балтач районында РФ Дәүләт Думасына сайлаулар дәвам итә. Сайлау комиссияләрендә җанлылык. Иске Балтач авылының 1161 санлы Комсомол сайлау округында Винария һәм Фоат Ногъмановлар ни өчен тааыш бирүләрен уртаклаштылар.

—Туган илебезнең тынычлыгы, халыкның байлыкта, барлыкта яшәве, пенсияләрнең артуы, бәхет кояшының елмаеп торуын күреп иминлектә яшәсә иде бар халык дигән теләк белән шатланып килдек сайлауга, — диде Винария Кадим кызы.

Аның сүзләрен тормыш юлдашы Фоат Фатих улы да куәтләде.

Винария Кадим кызы кырык ел гомерен районда сәүдә системасында тырыш хезмәткә багышлаган кеше. Фоат Фатих улы кырык җиде ел дәвамында вахта ысулы белән нефтьчеләрдә водитель булып эшләгән. Әлеге көндә дә хезмәтен туган районында дәвам итә. Өч бала тәрбияләп үстергән Ногъмановлар. Алар барысы да туган төбәкләрендә төпләнеп яшиләр. Уллары Марат газ участогында слесарь-оператор, кызлары Лилия 1нче санлы Иске Балтач урта мәктәбендә инглиз теленнән укыта, кече уллары Илгиз вахта ысулы белән себер тарафларына йөреп эшли.

—Районыбыз гөрләп алга бара. Бүгенге тормышка шөкер итәбез, тагын да яхшырак шартлар тудырылсын, дип телибез, — ди Ногъмановлар.

Балтачта Ногъмановлар ил тынычлыгы, мул тормыш өчен тавыш бирделәр
Балтачта Ногъмановлар ил тынычлыгы, мул тормыш өчен тавыш бирделәр
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: