Бүген, 19 сентябрь көнне Иске Балтач авылы үзәк мәйданында көзге муллыкка багышланган сәүдә ярминкәсе оештырылды.
Балтачлылар һәм кунаклар ярминкә рәтләреннән үтеп, үзләренә күп кирәк-ярак алып сөенеп таралышалар.
Сәүдә рәтләрендә урындагы эшкуарлар, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре белән беррәттән, чит төбәкләрдән килгән сәүдәгәрләр дә балтачлыларга киң ассортиментта кирәк-яраклар тәкъдим итте.