Барлык яңалыклар
Сәясәт
18 сентябрь 2021, 14:15

Югары Карыш авылында мөмкинлекләре чикләнгән Айдар Фазлетдинов үзенең гражданлык бурычын үтәде

 Югары Карыш авылында сайлауның икенче көне дәвам итә. Халык сәяси чарада актив катнаша. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән Айдар Фазлетдинов быел икенче сайлауда катнашып үзенең гражданлык бурычын үтәде.

—Аяз һәм Рәфисә Фазлетдиновларның күп балалы гаиләсендә тәрбияләнгән егет Айдар. Бик тырыш. Мөмкинлекләрем чикле дип чит кеше ярдәмен көтеп утырмый, мәктәптә укыганда да үзен гел яхшы яктан күрсәтте. Әти-әниләре дә авылдагы, мәктәп күләмендәге чараларда активлар, сәяси чаралардан да читтә калмыйлар. Айдар заманча карашлы, тормышка аек акыл белән карап яши белгән егет, — ди сайлау комиссиясе рәисе, авылдагы урта мәктәп директоры Рита Кәшфуллина.

Югары Карыш авылында мөмкинлекләре чикләнгән Айдар Фазлетдинов үзенең гражданлык бурычын үтәде
Югары Карыш авылында мөмкинлекләре чикләнгән Айдар Фазлетдинов үзенең гражданлык бурычын үтәде
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: