Барлык яңалыклар
Сәясәт
18 сентябрь 2021, 12:55

Югары Карыш авылында 101 яшьлек Бибиасма Әхкәметдинова өендә тавыш бирде

1131 санлы Югары Карыш сайлау участогында 101 яшьлек Бибиасма Әхкәметдинова Дәүләт Думасына лаеклы депутат һәм партия өчен өендә тавыш бирде.

Йөзъяшәргә комиссия әгъзалары Винарис Хаҗимуллин, Илнур Харисов һәм күзәтүче Халидә Галиханова өендә гражданлык бурычын үтәү мөмкинлеге тудырдылар.

Бибиасма Хәкимҗан кызы 8 август көнне үзенең 101 яшен тутырган. Шушы авылда туган, шунда тормышка чыккан, гомере буе колхоз производствосында эшләгән. Бер ул тәрбияләп үстергән, узган елның октябрендә газиз улын аяусыз чир якты дөньядан аерган. Зур кайгы кичерсә дә, Бибиасма әби бирешми, үз акылында, зиһенле, үз өендә үз көнен күреп яши, телефоннан шалтыратып авылдашларының хәлләрен белә. Күршесе Салават Гыйндуллин көндәлек тормышта ярдәм күрсәтеп тора.

—Сәяси чараларның уртасында кайный Бибиасма әби. Гәзит алдыра, укый, тормыш белән бергә атлый. Укучылар белән 9 Май, 1 октябрь көннәрендә тәбрикләргә баргач, сабыйларны да кем улы яки кызы булуын чамалап (әти-әниләренә охшатиып) танырга тырыша, — ди сайлау комиссиясе рәисе, Югары Карыш урта мәктәбе директоры Рита Кәшфуллина.

Бирешмә, Бибиасма әби! Алдагы сайлауларда да катнашырга язсын!

Югары Карыш авылында 101 яшьлек Бибиасма Әхкәметдинова өендә тавыш бирде
Югары Карыш авылында 101 яшьлек Бибиасма Әхкәметдинова өендә тавыш бирде
Югары Карыш авылында 101 яшьлек Бибиасма Әхкәметдинова өендә тавыш бирде
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: