Барлык яңалыклар
Сәясәт
15 сентябрь 2021, 15:11

Балтач районында участок сайлау комиссияләре сайлауга әзер

Алда торган сәяси чара — сигезенче чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауларга Балтач районында участок сайлау комиссияләре әзер. Хәбәрчебез Иске Балтач авылындагы 1135 санлы участок сайлау комиссиясендә булып, комиссия әгъзасы Айгөл Фәтхуллина белән очрашты.

1135нче участок сайлау комиссиясе Иске Балтач авылындагы “Миләшкәй” балалар бакчасы бинасында урнашкан (адресы: Иске Балтач авылы, Детский мир урамы, 1 санлы йорт).

Комиссия әгъзаларының 8 сентябрьдән 9-21 сәгатьләрдә участок сайлау комиссиясендә кизү торулары оештырылган. Айгөл Нәфил кызы белдерүенчә, сайлаулар көнне һәр сайлаучы термометрия үтәчәк, битлек, ручка белән тәэмин ителәчәк, кулларны эшкәртү чаралары кулланылачак.

Өч көн дәвам итәчәк саулауларда сайлаучыларны 17, 18, 19 сентябрь көннәрендә участок сайлау комиссияләрендә көтәләр.

Сәяси чарадан читтә калмагыз.  

Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: