Балтач таңнары
+1 °С
Болытлы
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Яндекс-Дзен
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Сәясәт
8 июль 2019, 13:24
Владимир Путин БАМ төзелеше башлануның 45 еллыгы уңаеннан мөрәҗәгать белән чыкты
КПСС Үзәк Комитетының һәм СССР Министрлар Советының „Байкал-Амур тимер юл магистрале төзелеше турында”гы карарына кул куюның 45 еллыгында Владимир Путин төзүчеләргә, ирекмәннәргә һәм БАМ янындагы шәһәр һәм поселокларда яшәүчеләргә мөрәҗәгать итте.
КПСС Үзәк Комитетының һәм СССР Министрлар Советының „Байкал-Амур тимер юл магистрале төзелеше турында”гы карарына кул куелуның 45 еллыгында Владимир Путин төзүчеләргә, ирекмәннәргә һәм БАМ янындагы шәһәр һәм поселокларда яшәүчеләргә мөрәҗәгать итте.
Владимиир Владимирович бу тарихи вакыйга белән барлык бамчы ветераннарны тәбрикләде.
“БАМ — ул Русия һәм дөньяның иң зур тимер юл артериясеннән дә олы әһәмияткә ия. Аңа йөзләрчә мең кешенең хезмәте, каһарманлыгы, хыялы кушылган.
БАМ чын мәгънәсендә бөтенхалык проектына әйләнә. Аны төзүдә ике миллионга якын кеше катнаша.
7-0-80нче елларда булдырылган БАМ безнең компанияләргә Азия—Тын океаны төбәгендә тиз үсешү базарына юл ача, барлык Евразияне бәйләгән ышанычлы транзит маршрутына әйләнә.
Магистральне төзүдә катнашканнарга һәм бүген дә трассада эшләгәннәргә зур рәхмәт! Бүген безнең алда яңа дәрәҗәдәге бурычлар тора. Якын елларда илнең траенспорт инфраструктурасын үстерүдә зур алга китеш ясыйсы бар.
Өстенлекләр исәбендә —БАМны һәм Транссибны масштаблы модернизацияләү, аларның үткәрү сәләтен арттыру һәм 2025нче елга елына 200 миллион тонна йөккә җиткерү.
Тимер юлчыларның, төзүчеләр, инженерларның бүгенге буыны бу бурычларны хәл итеп чыгар, БАМның башлангычында торганнарның эшен лаеклы дәвам итәрләр, дип ышанам.
Барысына да да чын йөрәктән рәхмәт белдерәм һәм Русия хакына салган хезмәтләрендә уңышлар телим!” дигән юллар бар Владимир Владимировичның мөрәҗәгатендә.
#ВладимирПутин
Чыганак: Кремлин.ру
Читайте нас
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель 2024, 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль 2024, 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль 2024, 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"