Владимир Путин властьның төп бурычы хакында сөйләде
Президент Владимир Путин Русия көне уңаеннан Кремльдә үткән тантанада властьның төп бурычын атады.
Президент Владимир Путин Русия көне уңаеннан Кремльдә үткән тантанада властьның төп бурычын атады. Шулай итеп, безнең властьның төп бурычы — гражданнарның иминлеген һәм яшәү сыйфатын күтәрү. Владимир Владимировичның артабан әйткәнен сүзмә-сүз кабатлаганда, ул болайрак: «Мы должны работать ради ее достижения с полной отдачей и добиться таких результатов, чтобы их почувствовал каждый гражданин». Президент билгеләвенчә, бөтен Русия халкының йөрәгендә сөекле Ватанына тиңләшерлек бер нәрсә дә юк. Бездә илсөярлек күңелнең иң түреннән чыга, генетик код белән салынган. Ягъни Туган җиргә сөюне ата-бабалар салган.