Барлык яңалыклар
Сәясәт
22 август 2018, 14:33

Бүген — Русия Федерациясе Дәүләт флагы көне

Русия флагының һәр төсе аерым мәгънәгә ия.

Русия флагының һәр төсе аерым мәгънәгә ия.
Илдә ел саен 22 август Русия Федерациясе Дәүләт флагы көне буларак билгеләнә. Күпмилләтле бөек дәүләтнең чын гражданины итеп таныган, аның көчле ил булып мул тормышта яшәвен теләгән һәр кеше өчен олы бәйрәм ул.
Русия флагының өч төсе — аеырм мәгънәгә ия. Ак төс — азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр — ышаныч һәм рухият, кызыл бөеклек һәм көч-куәт дигәнне аңлата. Балаларыбызда һәм оныкларыбызда дәүләт флагына ихтирам хисләрен булдырып, без аларда гражданлык хисе, Ватанга мәхәббәт тәрбияләибез. Тынычлык һәм иминлекне, төрле милли һәм дини гореф-гадәтләрне саклап калуга һәм үстерүгә бердәм ниятебез илебезнең көч-куәтен арттыруга этәргеч бирә.
Дәүләт флагы көнендә илебездә флешмоблар, концертлар, мастер-класслар, спорт чаралары, квестлар һәм башка бәйрәм чаралары үтә.
Читайте нас: