Барлык яңалыклар
Сәясәт
17 Май 2018, 16:49

Корылтай депутатлыгына күрсәтеләчәк биш кандидат Балтачта алдан уздырылган праймеризда катнашты

Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы — Корылтайга „Бердәм Русия” сәяси партиясеннән депутатлыкка күрсәтеләчәк кандидатлар дебатларда фикер алышты.

Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы — Корылтайга „Бердәм Русия” сәяси партиясеннән депутатлыкка күрсәтеләчәк кандидатлар дебатларда фикер алышты.
Кичә үткән фикер алышуга Иске Балтач авыл җирлеге башлыгы Эльмар Галимҗанов, Иске Балтач 2нче урта мәктәбе директоры Азамат Мәгъзүмов, „СОГАЗ-Мед” Страховкалау компаниясе” акционерлар җәмгыятенең Уфа филиалы директоры Диана Фәрәхова, „Газпром трансгаз Уфа” җәмгыяте генеральный директоры, Корылтай депутаты Шамил Шәрипов, „Танып” санаторие” җәмгыяте директоры Кашшаф Ямалетдинов килде. Алар „РФ Президентының 2018 елның 1 мартындагы РФ Федераль Җыелышына Юлламасын тормышка ашыруда „Бердәм Русия” Партиясенең һәм партия проектларының роле”, „Мәгариф, спорт һәм мәдәният: аларның сыйфаты һәм һәр кеше файдаланырлык булуы” дигән темалар буенча фикер алышты.
Программа өч өлешкә бүленгән иде. Беренче өлештә һәр катнашучы ике минут вакыт эчендә дебатлар темасы буенча үз позициясен белдереп кереш сүз белән чыкты.
Икенче өлештә һәр катнашучының яклаучы төркеме дебатларда катнашучыларга берәр сорау бирде.
Өченче өлештә катнашучылар үз позицияләрен белдереп, тамашачыларга мөрәҗәгать белән чыкты.
Сөйләшү җанлы барды. Катнашучы яклар бирелгән тема буенча фикер алыштылар. Залдан яңгыраган сораулар беренче өлештә әйтелгәннәрне тулыландырды.
Чараның соңында район Советы Секретаре Расих Акберов катнашучыларга рәхмәт белдереп, 3 июнь көнне сайлаучыларны Бердәм алдан тавыш бирүдә катнашырга исәп участокларына килергә чакырды.
Читайте нас: