Балтач таңнары
+12 °С
Болытлы
Яндекс-Дзен
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Барлык яңалыклар
Сәясәт
3 август 2017, 19:04
Бүген Казанда татар конгрессының VI съезды утырышы башланды
Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды утырышында Башкортстаннан 60 делегат катнаша.
Бүген Казанның
Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры бинасында Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды утырышы башланды
.
Пленар утырышта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты хисабын, Контроль ревизия комиссиясе хисабын тыңлау, Бөтендөнья татар конгрессы уставына үзгәрешләр кертү, съездның резолюциясен һәм мөрәҗәгатьләрен кабул итү, милли шура сайлау, җитәкче органнарны, контроль-ревизия комиссиясен сайлау планлаштырыла.
4 августта делегатлар “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында оештырылган “Татарстан Республикасының социаль-икътисади, сәнәгать объектлары” күргәзмәсе белән танышачак.
5 август көнне съезд делегатлары һәм кунаклар Татарстан Республикасының Кукмара, Арча, Теләче, Балтач районнарына, Болгар музей-тыюлыгына сәфәр кылачак. Шулай ук съездда катнашучылар өчен мәдәни программа да каралган. Алар Казан Кремлендә узачак Халыкара “Түгәрәк уен” татар фольклоры фестивале, “Уйнагыз, гармуннар” бәйрәмендә катнашачак, “Казан” бию ансамбленең “Казан хәзинәсе” тарихи-хореографик спектаклен һәм Татар халкының сәнгать осталары концертын тамаша кылачак.
Чыганак:
Татар-Информ
мәгълүмат агентлыгы.
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель , 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль , 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль , 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши