Барлык яңалыклар
Район сулышы
15 октябрь 2021, 10:26

Усман авылы халкы төзек урамлы булды!

Нөркә авыл биләмәсенә караган Усман авылы халкы быел шатлык кичерде. Урындагы башлангыларны яклау программасы чикләрендә авылның Үзәк урамы төзекләндерелде. Бер километр озынлыктагы урамга тәүдә ком - вак таш катнашмасы, аннары вак таш түшәп ныгытылды.

Усман авылы халкы төзек урамлы булды!
Усман авылы халкы төзек урамлы булды!

 

Нөркә авыл биләмәсенә караган Усман авылы халкы быел шатлык кичерде. Урындагы башлангыларны яклау программасы чикләрендә авылның Үзәк урамы төзекләндерелде. Бер километр озынлыктагы урамга тәүдә ком - вак таш катнашмасы, аннары вак таш түшәп ныгытылды.

Эшләрне кыска вакыт эчендә районның юл төзү һәм ремонтлау идарәсе эшчәннәре башкарып чыкты.

Элек язгы-көзге явымнарда изелгән урам техникалы кешегә дә, җәяүлегә дә кыенлыклар китерә иде. Максатчан программа быел Усман авылында тормышка ашырылачак дигән фикер әйтелү белән усманлылар җыен барышында бертавыштан Үзәк урамны йөрерлек хәлгә китереп ремонтлау турында килештеләр. Бу программада Нөркә авыл биләмәсе быел дүртенче ел конкурс шартларын җиңеп, чираттагы проектны гамәлгә ашырды.

Биләмә башлыгы Флидә Гыйндуллина белдерүенчә, проектны тормышка ашыру 1 миллион 350 мең сумга төшкән. Шуның 1 миллион сумы —республика бюджетыннан, 150 мең сумы район бюджетыннан бүленгән. Йөз мең сумын урындагы халык җыйган, 100 мең сумын авылда уңышлы эшчәнлек алып барган И. Әминев крестьян – фермер хуҗалыгы хуҗасы Илгиз Әминев үзенең өлеше сыйфатында керткән.

Күпчелек өлкән яшьтәгеләр гомер кичергән Усман авылында “Зәйтүнә” мәчете (имамы Рәзиф Ханов), фельдшер-акушерлык пункты (мөдире Рәйсә Сөләйманова) эшли. Район икътисадын тулыландыруга  тоемлы өлеш керткән, терлекчелек эшчәнлеге алып барган И. Әминев крестьян – фермер хуҗалыгы хуҗасы Илгиз Әминев гаиләсе дә шушы урамда яши. Элена һәм Марсель Вәлинуровлар гаиләсендә балигъ булмаган яшьтәге ике сабый тәрбияләнә.

“Зәйтүнә” мәчете имамы, авыл старостасы Рәзиф Ханов рәхмәтен җиткерде һәм күңелендәге уйларын безгә ачып салды:

—Урамыбыз төзекләндерелүгә бик шатбыз. Рәхмәттән башка сүзебез юк. Максатчан программалар алдагы елларда да тормышка ашырылып торсын һәм авылларда яшәүче халыкның тормыш-яшәеш шартларын яхшыртуга зур адым булсын. Мондый уңай үзгәрешләргә җавап итеп авылыбыздан чыккан, шәһәрләрдә яшәгән авылдашларыбыз да туган, үскән йортларын карасыннар, тәрбиясез хәлдә тотмасыннар иде, дип әйтәсе килә. Без, авылда яшәүчеләр, язын, җәен, көзен зиратларны, обелиск, мәчет, ФАП тирәләрен чистартып, урамнардагы үләнне даими рәвештә чабып торабыз. Караусыз йортлар авылыбызның ямен җибәрмәсен иде!

Дөрес әйтә Рәзиф абый. Бар гомерен туган авылында төпләнеп яшәүгә, халыкка, туган төбәгенә игелекле хезмәткә багышлаган хөрмәтле ил агасының фикере белән килешми мөмкин түгел. Авыл тормышын сүндермәс өчен янып-көеп йөргән авыл старостасының фикере нәтиҗәсез калмас, дип ышанасы килә.

 

  Газим Талипов, Флидә Гыйндуллина фотолары

Усман авылы халкы төзек урамлы булды!
Усман авылы халкы төзек урамлы булды!
Усман авылы халкы төзек урамлы булды!
Усман авылы халкы төзек урамлы булды!
Усман авылы халкы төзек урамлы булды!
Усман авылы халкы төзек урамлы булды!
Усман авылы халкы төзек урамлы булды!
Автор:Аида Хайртдинова
Читайте нас: