Барлык яңалыклар
Район сулышы
2 июнь 2019, 22:00

Балтач армспортчылары үзләренең беләк көчен республика ярышларында сынады

Балтач армспортчылары XXVII Авыл спорт уеннары финал ярышларыннан икенче урын яулап кайтты.

Балтач армспортчылары XXVII Авыл спорт уеннары финал ярышларыннан икенче урын яулап кайтты.

XXVII Авыл спорт уеннарының тагын бер төренең быелгы ярышлары тәмам. Кичә Бишбүләктә кул көрәше спортының финал ярышлары узды.
Әйтергә кирәк, армспорт төре соңгы елларда спорт чаралары арасында популяр төс ала бара. һәм анда ир-егетләр генә түгел, ә кызлар да бик теләп катнаша.
XXVII Авыл спорт уеннарының финал ярышларында муниөиапалҗ һәм төбәк этапларны уыңшлы үткән 12 команда спортчылары катнашкан. Финал ярышларында катнашкан балтачлылар үзләрендә беләк көче нык булуын күрсәтте. Тренер Айваз Сафетдинов җитәкчелегендә шөгыльләнүчеләр XXVII Авыл спорт уеннарыны финалыннан икнче урын яулап кайтты.
Республика күләмендә район дәрәҗәсен күтәргән райондашларыбызны чираттагы җиңүләре белән тәбрик итәбез.
Читайте нас