Бүгенге көндә эшсезлек проблемасы күпләрне борчый. Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев район үзәгендәге җитәкчеләр белән берлектә эш эзләүче 13 райондашыбыз белән очрашты. Түгәрәк өстәл артында узган чарада мөрәҗәгать итүчеләрнең hәммәсенә дә тәкъдимнәр әйтелде. Чираттагы эш урыннары ярминкәсендә 48 вакансия тәкъдим ителде.
Ай саен хезмәт хакы алсак та, икенчесен күз дә каш көтәбез. Әле бетә оныбыз, әле бетә тозыбыз, дигән җырдагыдай... Ай саен килә торган керемебез булса да, бурычка батырга мәҗбүрбез...Эше булмаган кеше ничек көн күрә икән дип фикер йөртәбез. Бәхәссез, өй салган, балалар үстергән вакытта эшсез булу үтә дә авыр. Эш сорап килүчеләрнең күбесе гаиләле, икешәр бала тәрбиялиләр. Сабыйлары кечкенә, балалар бакчасына йөриләр. Чит җиргә йөреп эшләү мөмкинлекләре юк. Җитәкчеләр эш сорап килүчеләр өчен уңайлы булган вариантларны тәкъдим итәргә тырыштылар.
Узган елның август аенда оештырылган эш урыннары вакансиясендә катнашкан райондашларыбызның кайберләре монысына да килгән иде. Аларның күбесе БДУның Бөре филиалында укытучы hөнәрен үзләштергән. Араларында рус теле, математика, башлангыч сыйныф укытучылары бар. Балалар сәнгать мәктәбеннән, район мәгариф бүлегеннән, районның ЗАГС бүлегеннән эш урыннары тәкъдим иттеләр. Авылларда сатучыларның кирәклеге, район мәктәпләренә инглиз теле укытучылары, психологлар кирәклеге әйтелде.
Эш сорап килүчеләр арасында бухгалтерлар да бар иде. Эш тәҗрибәләре булмау сәбәпле, алар башка икенче эшкә дә ризалыкларын белдерделәр. Полициядә эшләргә теләк белдерүчеләр дә, социаль эш, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы юнәлешләрен буенча югары hәм урта махсус белемгә ия булган райондашларыбыз да бу көнне эш сорап җитәкчеләргә мөрәҗәгать итте. Водитель урынын хәстәрләп килүчеләр дә бар иде.
Яшьләр hәр тәкъдимгә ризалык белдермиләр. Сайлап, уйлап эш итәләр. Берәүләрнең үзләренең белгечлекләре буенча эш табасы килсә, икенчеләре эш тәкъдим иткәндә, аның өйдән ераклыгын, үзенә уңайлы булуы, хезмәт хакынн карый. Ничек кенә булмасын, көн итәр өчен эш урыны кирәк. Күз төбәп килгән райондашларыбыз киләчәктә эшле дә, ашлы да булсын иде.
Узган елның август, ноябрь hәм агымдагы елның гыйнвар аенда узган эш урыннары ярминкләрендә 44 кеше эш сорап килгән, шуларның 23е эшкә урнашкан.