Барлык яңалыклар
Район сулышы
15 гыйнвар 2019, 17:11

Тушкыр авылы мәдәният йортында Студентлар белән очрашу үтте

Иске Тушкыр мәдәният йортында узган "Яшьлек ул — мизгел генә” дигән кичә төрле буын вакилләрен бер мәйданга туплады. Биредә студентлар белән очрашу үтте.

Тушкыр авылының мәдәният учагында төрле чаралар еш үтә.

Мәдәни чараларны оештыручы Наил Мөхәмәтҗанов, китапханәче Гөлнур Низамова быел да кышкы каникуллар күңелле үтсен өчен зур тырышлык салдылар. Бал-маскарад, конкурслар, чыршы янында уеннар, кышкы табигать хозурлыгына сокланып, тауда өлкәннәр hәм балалар белән бергә чәй эчүләр, чана шуулар hәм башкалар.
5 гыйнвар көнне узган „Яшьлек ул — мизгел генә” дигән кичә төрле буын вакилләрен бер мәйданга туплады. Аның беренче өлешендә каникулларга кайткан студентлар белән очрашу оештырылды. Авылдашларыбыз илебезнең төрле почмакларында hөнәр үзләштереләр. Екатеринбургтан, Урал дәүләт урман техник университетында белем алучы Раил Нәсимов, Уфа þридик институт студенты Илнур Хәсәнҗанов, Бөре медико-фармация колледжы студентлары Гөлназ Галиева, Зилия Мостафина, Марсель Казыйханов, Нефтекама машиналар төзү колледжыннан Азамат Габдуллин, Уфа медицина университетыннан Лилия Солтанова, Уфа аграр университетында магистратураны кызыл дипломга тәмамлаучы, хәзерге вакытта аспирантураның 3 курсында укучы Алия Шакировалар түгәрәк өстәл артында үзләре белем алган уку йорты хакында сөйләделәр. Ата­аналар, килгән кунаклар сораулар бирделәр. Укытучы-ветеран Гөлшат Ихсанова студентларның укудан тыш чараларда катнашулары белән кызыксынды, киләчәктә hөнәр үзләштереп, авылны төзекләндерүдә катнашуларын теләде.
Кичәнең икенче өлешен алып баручы Гөлнур Низамова Э. Асадовның „Студентлар” дигән шигыре белән башлады. Илнур Хәсәнҗанов, Марсель Казыйханов, Руфина Исмәгыйлева, Снежана Мөхәмәтҗанова, Артур Әминевларлар башкарган җырлар яшьлек иленең кайнар сәламе булып яңгырады. Зур әнисенә кунакка кайткан 2 сыйныф укучысы Саида Гәрәйшина концертта „Сандугач” җырын башкарып тамашачыларны сокландырды. Ул узган елда „Сулпылар” конкурсында катнашып, өченче урын яулаган булган.
Укучылар коллективы башкаруында заманча „Атя-тя” биþе, Ильвина Мөхәмәтҗанованың башкорт, Гөлназ Галиеваның шаян биþләре дәртлелеге, шуклыгы белән игúтибарны җәлеп итте. Җыр-биþләр арасында студентлар тормышыннан Азамат Габдуллин, Зилия Мостафина, Раил Нәсимов, Гөлнур Низамовалар тарафыннан башкарылган скетчлар концертка аерым ямь өстәде. Тамашачыларга Азамат Габдуллин башкарган „Футбол” дип исемләнгән пародия аеруча ошады, көлә-көлә дәррәү кул чаптылар. Концертны музыкаль яктан Наил Мөхөмәтҗанов бизәде. Кичәдә гомернең кадере, яшьлекнең бер мизгел булуы чагылыш тапты. Концертта катнашучыларга Тушкыр авылы старостасы Айрат Вахитов рәхмәт белдерде. Студентларга укуларында уңышлар теләде.
Әфидә ВӘЛИНУРОВА,
укытучы-пенсионер.
Читайте нас: