Балтач таңнары
+10 °С
Болытлы
Яндекс-Дзен
ВКонтакте
Телеграм
ОК
Барлык яңалыклар
Район сулышы
5 декабрь 2018, 11:49
Балтачта Билгесез солдат көнен искә алдылар
Билгесез солдатны искә алу көнендә Иске Балтачның Сагышлы ана мемориал комплексына венок салу тантанасы үтте.
Билгесез солдатны искә алу көнендә Иске Балтачның Сагышлы ана мемориал комплексына венок салу тантанасы үтте
.
Балтачлылар гаскәри бурычларын үтәгәндә башын салган билгесез солдат батырлыгын бер минутка тын калып искә алдылар.
Билгеесез солдат көне Русиядә 2014 елдан башлап билгеләп үтелә. Әлеге көнне билгеләп үтү турында закон проекты Дәүләт Думасы тарафыннан илебез территориясендә һәм аннан читтә сугышчан бәрелешләрдә һәлак булган һәм исемнәре билгесез булып калган совет һәм Россия хәрбиләренең үлемсез батырлыгы истәлеген мәңгеләштерү максатында кабул ителгән иде.
Митингта катнашучылар алдында чыгыш ясап, район Хакимиятенең яшьләр комитеты рәисе Максим Ахтариев билгесез солдатларның исәпсез күплегенә һәм мондый көнне билгеләп үтү аларның һәрберсен хәтергә алу өчен мөһим булуына басым ясады . Бөек Ватан сугышында һәлак булган солдатларның һәр бишенчесе билгесез югалган булып исәпләнә. Ләкин билгесез булу тарих төпкелендә югалып калу дигән сүз түгел.
Мемориал комплексна венокны үсмерләрнең “Романтик”клубында тәрбияләнүчеләр һәм ирекмәннәрнең республика хәрәкәте әгъзалары һәм яшь армиячеләр салды.
Читайте нас:
Редакцияне сайлау
Новости
12 апрель , 18:09
Российские пользователи столкнулись с мошенничеством в WhatsApp
Новости
22 февраль , 11:25
Балтач районында "Җиңү Салюты" фестиваленең беренче этабы тәмамлану алдында
Новости
22 февраль , 09:16
Нөркә авыл биләмәсе авылларында чын талантлар яши