Халыкара Өлкәннәр көне уңаеннан район мәдәният сараенда үткән тантанага төрле тармак ветераннары җыелды.
Оригиналь сценарий һәм режиссура буенча әзерләнгән чара истә калырлык булды. Тәүдә олы буын вәкилләрен Иске Балтач 1нче урта мәктәбе пионерлары сәламләде. Сәламәтлек, бәхетле картлык, тыныч күк йөзе теләде. Аннары „Йөрәк һич тә картаймый...” дигән бай концерт программасы тәкъдим ителде. Программа районыбыз ветераннары һәм төрле буын үзешчән сәнгать осталары чыгышыннан төзелгән иде.
—Берләшкән милләтләр оешмасы тарафыннан 1990нчы елдан башлап билгеләнгән Халыкара Өлкән буын кешеләре көне — уникаль көн. Сез — районны булдырган буын кешеләре. Иңнәрегездә зур тормыш тәҗрибәсе. Районыбыз үсешенә салган өлешегез, көчегез, тәҗрибәгез өчен зур рәхмәт сезгә, — диде район Хакимияте башлыгы урынбасары Фирдәвис Гайнел улы, олы буын вәкилләренә мөрәҗәгать итеп.
Районыбыз ветераннары арасында мәдәнияттә, сәнгатьтә, спортта сынатмаган, район, республика бәйгеләрендә матур күрсәткечләр яулаган абый-апалар бар. „Яшьлек” комплексы директоры Фәрит Галимов шушы көннәрдә генә республиканың 54 районыннан җыелган олы буын вәкилләре арасында йөзү буенча үткән ярышларда Балтач данын яклап чыгыш ясаган һәм өченче урын яулап кайткан бер төркем ветераннарга ГТОның алтын билгеләрен тапшырды.
Районның ветераннар советы рәисе Гали Сәрвәртдинов район халкының өчтән бер өлешен пенсия яшендәгеләр тәшкил итүе, шулар арасыннан сугыш кырларын үтеп, туган җирләренә Бөек Җиңү яулап катйкан 14 Бөек Ватан сугышы ветераны гомер итүе турында сөйләде. Барлык олы буын вәкилләренә бәйрәм уңаеннан җылы теләкләрен җиткерде һәм сәхнәне гомерлек юлдашы иткән, бар гомерен яшь буын вәкилләрен тәрбияләүгә багышлаган Зәлфирә Гатинага район мәдәният сараеның истәлекле бүләген тапшырды.
Концерт программасын Дамир Хәмәтов белән Айгөл Нафикова алып барды. Олы буын вәкилләре адресына җылы сүзләр, якты теләкләр юлланды. Районыбызны бар иткән, аны яшәткән, бүген дә тормышта үзләренең кирәклеген тоеп яшәгән бер генә тармак ветераны да игътибардан читтә калмады, алар хөрмәтенә моңлы җырлар яңгырады, дәртле биюләр башкарылды.
Үзенчәлекле тантана ветераннарның кушылма хоры башкаруныда „Картаямени соң йөрәк?” җыры белән тәмамланды.
Яшьлек үтсә, маңгайлар сырланса, чәчәләр чаларса да, йөрәкләр картаймасын, күңелдә өмет сүнмәсен!
(Тулырак язма белән „Балтач таңнары” гәзите битләрендә таныша аласыз).