Район Хакимияте башлыгының социаль һәм кадрлар мәсьәләләре буенча урынбасары Фирдәвис Рәхимов, Башкортстанның атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты, 40 ел гомерен туган районында медицина өлкәсен үстерүгә зур көч салган, 15 ел баш табиб вазифасында уңышлы эшләгән хөрмәтле Рәшит Фәүзи улы Сабировка, районның ветеринария станциясе начальнигы Фәһимҗан Ахунҗан улы Нуртдиновка һәм район Хакимиятенең Архитектура бүлеге хезмәткәре Римма Нәҗип кызы Дильмиевага район Хакимиятенең Мактау грамоталарын һәм истәлекле бүләкләрен тапшырды.