Барлык яңалыклар
Район сулышы
28 Май 2018, 20:27

Богдан авыл җирлегендә тракторларга техник карау үрнәк-күргәзмә сыйфатында үтте

Богдан авыл җирлегендә шәхси хуҗалыклар карамагындагы тракторларга елның-елында техник карау күргәзмә-үрнәк сыйфатында үтә.

Авыл җирлекләрендә, дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе, тәсъдыйк иткән графикка ярашлы, шәхси хуҗалыклар карамагындагы тракторларга һәм аларның тагылмаларына техник карау үткәрү дәвам итә.
Шәхси секторда ярдәмче техника саны арткан саен арта бара. Богдан авыл җирлегенә караган төбәктәге шәхси хуҗалыкларда алтмыштан артык трактор һәм тагылма исәпләнә. “Корыч ат”ын чын мәгънәсендә ярдәмче итеп исәпләгәннәр техникасын төзек тотарга тырыша. Салымын да түли, ОСАГО мәсьәләсенә дә җаваплы карый. Хәер:”Елына бер-ике тапкыр гына утырып кырга-урманга чыгу өчен кулланылган тракторны ник документлдаштырып тору кирәк,”—дип караучылар да бар. Һәрхәлдә, Богдан авыл җирлегендә алай түгел. Биредә шәхси хуҗалыклар карамагындагы тракторларга елның-елында техник карау күргәзмә-үрнәк сыйфатында үтә.
Бүген үткән карауга утызга якын трактор хуҗасы техникасын билгеләнгән урынга алып килде. Әлеге вакытта вахта ысулы буенча эштәгеләр, шулай ук техникасының төзеклеген тәэмин итәргә өлгермәгәннәр бүген тракторларын карауга алып килә алмады. Район дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе белгечләре һәр тракторны, “энәсеннән җебенә кадәр” карап чыктылар. Руль, төтен чыгару системалары төзеклеген махсус приборлар ярдәмендә тикшерделәр.
—Техник карауга карата елдан ел таләпләр катгыйлана. Бу шулай булырга тиеш тә. Чөнки юлларда, техника эшләгән урыннарда хәвефсезлек трактор һәм аларның тагылмаларының төзеклеге аша тәэмин ителә. Богдан авылы җирлегендә моңа җаваплы караган хуҗалар яшәгәнлегенә бары тик сөенәбез. Бүгенге карау барышәында вак кимчелекләр генә табылды.,—район дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе нгачальнигы Айрат Галләмов, техник карау йомгакларын билгеләгәндә.
Иляз, Илфат Гыйләҗевларга, Риф Шәймөхәмәтовка, тракторларын карауга яхшы әзерләгәннәре өчен, район дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясенең Рәхмәт хатдары тапшырылды.
Техник карау барышында Богдан Авыл җирлеге хакимияте башлыгы Флария Солтанова катнашты.
—Бүгенге техник карау нәтиҗәләре безнең авыл җирлегендә булдыклы ир-егетләр яшәгәнлеген ачык күрсәтте. Бу яклап арытабан да марканы төшермәссез дип ышанам,—диде ул трактор хуҗаларын техниканы хәвефсезлек нормаларына ярашлы кулланырга чакырып.
Читайте нас: