“Кемерово, без синең белән!”— “Кышкы чия” сәүдә үзәгендә булган фаҗига корбаннары истәлегенә багышланган акциягә балтачлылар да кушылды.
Бүген 18:00 сәгатьтә Иске Балтач үзәк мәйданында кеше кайгысына битараф булмаган балтачлылар катнашлыгында митинг үтте.
Авыр хәлдә калган кемероволыларга теләктәшлек белдерү һәм аларның кайгысын уртаклашуны үзенең бурычы итеп санаган дистәләрчә балтачлы фаҗига корбаннарын искә алырга җыелды. Бу чарага беркемне дә мәҗбүриләп китермәделәр. Ә митингка килгән һәркемнең кулларында ак шарлар иде.
Митингта катнашучылар Кемерово фаҗигасендә гомере өзелгән корбаннар истәлегенә күккә ак шарлар очырдылар.