Барлык яңалыклар
Район сулышы
27 декабрь 2017, 21:55

Балтачта Яңа ел чыршысы утлары кабынды

Балтачта Яңа ел чыршысы утлары һәр елны 27 декабрьда кабызылачак.


Балтачта бүген күңелле вакыйга. Район үзәгенең үзәк мәйданы 18:00 сәгатьтән башлап шат тавышлардан яңгырап тора. Яңа елны көткән һәркем бүген Яңа ел чыршысы утларын кабызу һәм боз сыннары паркын ачу тантанасына җыелды. Һава шартлары да бәйрәм кәефе өсти. Салкын түгел. Күпләр бәйрәмгә гаиләләре белән килде. Шәһәр мәдәният һәм ял паркы да шимбә көнне шатлыклы авазлардан яңгырап торды.
Чыршы утлары яна иде бит инде, дип гаҗәпкә калучылар да булыр, мөгаен. Әйе, чыршыда утлар кабынганга инде атрнадан артык вакыт үтте. Боз сыннары паркы да инде Яңа ел кунакларын кабул итәргә күптән әзер иде. Тик халыкта бәйрәм рухын күтәрү максатында, тантананы Яңа ел яккынлашкан көннәрдә оештырырга булдылар.
Бәйрәм тантананы алып баручы Гөлназ Шәрифуллина һәм Руслан Халиковлар халыкны сәләмләвеннән һәм үзешчән сәнгать осталарының концерт номерларыннан башланып китте. Аннары сәхнәгә шутлар чыкты һәм театрлаштырылган тамаша тагын да җанланды. Ике кодача югалган әтәч өчен талашып алдылар. Ул арада мәйданга Кыш бабай, Карсылу һәм район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев килеп җиттеләр.
Яңа ел тормыш дәвамы дигән хакыйкатьне исәпкә алып һәм авылларыбыз киләчәге өметле булачагына ышаныч багълап, район Хакимияте башлыгы шушы көннәрдә генә гаилә корган яшь парларны да сәламләде.
Ә тантананың төп сәбәпчесе, Яңа ел чыршысы һәм боз сыннары паркы. Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев боз сыннары паркында боздан скультуралар булдыруга тырышлык салган Иске Балтач авыл җирлеге хакимияте аппаратын, балалар сәнгать мәктәбе, балалар иҗат үзәге, район үзәгенең икенче һәм беренче санлы урта мәктәпләре дирекцияләрен, шулай ук Магашлы Алмантай авыл клубы хезмәткәрләрен милли мәдәниятне үстерүгә керткән өлешләре өчен Рәхмәт Хатлары белән бүләкләде.
--Кыш Бабай бәйрәм беркадәр күңелсезрәк, чыршыда утлар янмый бит,--диде Карсылу , беркадәр моңсулык хисләрен белдереп.
Чыршы утларын кабызу хокукы Кыш Бабай, Карсылу һәм район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушевка бирелде. 18:35 сәгатьтә чыршыда тантаналы рәвештә утлар кабынды.

Читайте нас: