Барлык яңалыклар
Район сулышы
27 ноябрь 2017, 13:11

Аграр сәнәгать,демография, юллар торышы, яңа елга әзерләнү мәсьәләләре тикшерелде

Район Хакимиятендәге бүгенге аппарат киңәшмәсе гадәти режимда үтте.

Район Хакимиятендәге бүгенге аппарат киңәшмәсе гадәти режимда үтте.
Район Хакимиятие башлыгы Илгиз Субушев үзенең кереш сүзендә район Хакимияте каршында булдырылган комиссия хуҗалыкларның терлекчелек тармакларында эшләр барышы белән танышуы турында белдерде. Район җитәкчесе белдерүенчә, комиссия эшли башлагач, ун көн эчендә район буенча савымны биш центнерга арттыруга ирешелгән. Шул ук вакытта кимчелекләр бар әле. Җитештерелгән сөт бозауларга күпләп эчерелә. Сөт алыштыргыч сатып алу отышлы икәнлеген хуҗалыкларда аңлап җиткермиләр. Мәсәлән, бер фермада бозауларга көненә барлыгы 210 литр сөт эчерелә. Исәпләүләр буенча, 110 мең сум акча югалтыла дигән сүз бу.
Әлеге вакытта күпчелек хуҗалыкларда сөт былтыргыдан күбрәк җитештерелә. Бары тик „Рассвет”, „АгроПРОФИ” җәмгыятьләрендә савым күләмен күтәрәсе бар.
Район Хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр һәм кадрлар эше буенча урынбасары Фирдәвес Рәхимов, үткән атнада районга Башкортстан Республикасы Сәламәтлдек саклыгы министры Әнвәр Бакировның эш сәфәре йомгаклары белән таныштырды. Ведомство башлыгы белән бергә районга тугыз эксперт килгән һәм алар катнашлыгында районда Бөре территориаль округына караган районнар үзәк больницалары баш табиблары катнашлыгында киңәшмә үткән. Киңәшмәдә катнашучылар Балтач район үзәк больницасында булганнар. Биредә медицина тармагына кагылышлы өч проектны тормышка ашыру турында сүз барган. Аның берсе хастаханәләрдә, элеккечә әйткәндә, шәфкать туташы каравы бүлекләрен булдыру. Әлегә проект эшләнеп җиткерелмәгән булып исәпләнә . Ул, кабат эшләнгәннән соң, 17 гыйнварда кабат каралачак. Шул ук вакытта районда демографик хәл канәгатьләндерми. Бары тик агымдагы чорда үлүчеләр саны былтыргыдан кимрәк булуы гына беркадәр тынычландыра. Быел үлүчеләр саны былтыргыга караганда, 24 кешегә азрак икән. Ә тугыз айлык йомгаклар буенча, быел туучылар саны 3 кешегә кыскарган.
Шулай ук аппарат киңәшмәсендә яңа елга әзерлекне башларга кирәклеге турында әйтелде. Быел район үзәгенең үзәк мәйданын бизәгәндә, беренче чиратта, терроризмга каршы тору таләпләре алгы планга куелачак. Мәйдан ныклы киртә эчендә булырга тиешлеге турында сүз бара. Быел кар-боз шәһәрчеге район мәдәният сараеның киртәләнгән ихатасы территориясендә төзеләчәк. Димәк, яңа ел каникулы көннәрендә бу төбәктә автомашиналар тукталышы белән дә кыенлык булмаячак дигән сүз.
Район хакимияте башлыгы яңа елга әзерлек барышында оешма, преприятиеләрне бизәү буенча конкурс оештырырга, яңа ел каникулы көннәрендә һәр көнне халык катнашлыгында мәдәни чаралар оештырырга боерды.
Район Хакимияите башлыгының икътисад, төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы мәсьәләләре буенча урынбасары Шамил Әхмәдуллин үзенең чыгышында янгын хәвефсезлеге мәьәләләренә тукталды. Әлеге вакытта район Хакимиятие каршында булдырылган комиссия урыннарга чыгып янгын сүндерү дружиналарының эшчәнлеге белән таныша, янгын сүндерү машиналарының торышын карый. Киләсе атна башында яңа ел чараларын оештырганда янгын хәвефсезлеген тәэмин итү мәсьәләләре гадәттән тыш хәлләргә каршы тору комиссиясе утырышында каралачак. Шулай ук чыгыш ясаучы авыллар арасы юлларның торышы начар булуына тукталды. Балтач район юл төзү һәм ремонтлау идарәсе начальнигы Эмиль Гарифуллинга авыл арасы юлларын транспорт белән авырлыксез үтәрлек хәлгә китерергә кушылды.
Киңәшмәдә район Советы Секретаре Рәсих Акберов, шулай ук оешма, предприятиеләр җитәкчеләре информацияләре тыңланды.
Читайте нас: