Барлык яңалыклар
Новости
7 Май 2025, 08:32

«Корал һәм каләм белән» марафоны финалында

Төньяк районара иҗат берләшмәсе журналистларының «Корал һәм каләм белән» марафоны эстафетасының йомгаклау чарасы Борай районында үтте. Анда балтачлылар  актив катнашты.

Аскын районынында башланып киткән марафон 11 район һәм шәһәрне үтеп, Борай районына килеп җитте.

Чарада журналист һөнәренең  ил өчен сынаулы чорда әһәмияте турында чыгыш ясаучылар сызык өстенә алып сөйләделәр.

Унбер район, шәһәрләрдә үткән чараларны  хәтердә яңартып видоекүзәтүләр тамашачы игътибарына тәкъдим ителде. Бөек Ватан сугышы чорында язылган җырлар, бу темага шигырьләр үткәннәргә алып кайтты сыман. Журналистлар—иҗатны үз иткән кешеләр. Аларның сәләтләре күп кырлы. Тантанада катнашучыларның музыкаль сәламнәрен залда утыручылар дәррәү алкышларга күмде."Балтач таңнары" гәзитенең җаваплы секретаре Рима Вәлиева җыр башкарды.

Бөек Җиңүнең 80 еллыгына  «Корал һәм каләм белән» марафоны эстафетасы Төньяк районара иҗат берләшмәсе журналистлары катнашлыгында югары дәрәҗәдә үтте.  Бу башлангычка башка районнар да кушылыр дигән өмет бар.

Автор:
Читайте нас