"Спорт белән дус булу – сәламәт булу" чарасы башында кеше өчен иң кыйммәтле нәрсә-сәламәтлек турында әңгәмә кордылар. Һәр бала үзенең сәламәтлеге турында кайгыртырга, көн тәртибен сакларга, саф һавада йөрергә, спорт белән шөгыльләнергә тиеш. Чараның программасы кызыклы һәм бай булды. Ике командага бүленеп, балалар "Иң тиз", "Иң җитез", "Оста сикерүче", "Иң төз", "Иң көчле" кебек күңелле эстафеталарда һәм конкурсларда катнаштылар. Эстафета уеннары, барыннан да элек, якты хисләр, дәрт, бер- берсенә ярдәм итә белү сыйфатларын арттыра. Барысы да актив катнаштылар һәм көч-куәт алдылар. Нәтиҗәдә дуслык җиңде.