Район мәдәният сараенда тамашачылар залындагы шыгрым тулы халык аягүрә басып бүгенге көн батырларын алкышлап каршы алды.Бөек Җиңүнең 80 еллык юбилеен каршы алганда Русиядә Ватанны саклаучы, Башкортстанда СВОда катнашучылар, аларның гаилә әгъзаларына ярдәм елы дип игълан ителүе символик әһәмияткә ия. Ил сакчысы ата-бабалардан калган гореф-гадәтләргә таянып үз иңнәрендәге вазифаларны элек-электән намус белән үти.
Ватанны саклаучы көне уңаеннан ир-егетләрне район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев ихлас тәбрикләде. "Хөрмәтле райондашлар, Бөек Ватан сугышы ветераннары, локаль кайнар нокталарда хезмәт иткәннәр һәм бүген махсус хәрби операциядәге якташларны Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм. Бу көн буыннарны берләштерә. Илебез үткәннәре һәм тарихы белән горурланабыз. Һәр чорның үз каһарманнары. Махсус хәрби операция башлану белән якташларыбыз батырлык үрнәкләре күрсәтә. Ватан мәнфәгатьләре өчен куелган максатларга ирешәчәкләренә ышанабыз. Ихлас күңелдән рәхмәт сүзләрен ир-егетләрнең ата-аналарына, туганнары һәм якыннарына белдерәм. Җиңү белән исән-сау кайтуларын көтеп калабыз.Уңышлар, рухи ныклылык, тынычлык, иминлек телибез",—дип күңел түрендәге теләкләрен җиткерде. Илгиз Әхвәс улы Русия Федерациясе Президенты указы белән булдырылган "1941-1945нче еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел" юбилей медален Анновка авылыннан Фәтхлислам Габделихсан улы Нуриевка тапшырды. Бу югары наградага районның 78 сугыш һәм тыл ветераннары лаек булган. Фәтхлислам Габделихсан улы югары бүләк өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Башкортстан Республикасының Тәтешле һәм Балтач районнары буенча хәрби комиссар Ансар Арсланов: "Бүгенге тантанада Ватанга намус белән хезмәт иткән ир-егетләр белән булуым белән горурмын. Хәрби мәсьәләләрне махсус хәрби операция хәл иткән ир-егетләргә рәхмәтлебез. Башта мобилизация үткәрелсә, аннары күп балтачлылар үз теләкләре белән СВОга юлланды. Кызганычка каршы, югалтулар да булды. Батыр ир-егетләребезнең ата-аналарына батыр уллар тәрбияләүләре өчен рәхмәт һәм соклану сүзләре җиткерәм. Мәңгелек дан һәм мәңгелек хәтер!
Бүген махсус хәрби операциядәге якташларга исән-сау туган якларына җиңү белән кайтуларын телибез. Русиянең Кораллы Көчләрендә хезмәт иткән ир-егетләргә уңышлар телим.
Бәйрәм уңаеннан ил сакчыларына сәламәтлек, иминлек, тынычлык телим",—дип ассызыклады.
Башкортстан Республикасы Башлыгы указы белән Шәйморатов медале белән Асавка авылы егете Галиев Радмир Владимирович бүләкләнгән. Ансар Фазылкарам улы егетнең ата-анасы Залия Валериевна һәм Владимир Рашитовичка якташыбызның медален тапшырды. Янә Ансар Арсланов ил сагын ныгыту буенча мәсьәләләрне хәл итүдә активлык күрсәткән өчен Югары Янактай, Шәвъяды авыл биләмәләре башлыклары Рәшит Мусин һәм Илдар Хәмәтовка Башкортстан Республикасы хәрби комиссарының Почёт грамотасын, ә Штәнде, Көндәшле авыл биләмәләре башлыклары Фәрит Солтанов һәм, Флүр Акберовка Башкортстан Республикасы хәрби комиссарының Рәхмәт хатын тапшырды.
СВОдагы якташлар исеменнән "Танып" позывнойлы лейтенант чыгыш ясады һәм җиңү яулап кайтачакларына ышандырды.
Тантананы шигъри шәлкемгә үреп Гөлназ Шәрифуллина һәм Руслан Халиков алып бардылар. Бәйрәм уңаеннан район мәдәният бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән концерт булды. Театральләштерелгән тамашада ансамбль, бию коллективлары чыгышлары үзәгендә— ватанпәрвәрлек рухы. Ватанга булган изге хисләр һәр чыгышта чагылды.