Маринад өчен ни әзерләргә кирәк:
1 чәй калагы горчица,
1 аш калагы бал,
ярты лимон,
1 аш калагы көнбагыш мае.Тоз,
Кара борыч.
Шушы әзерләгәннәрне үрдәккә сөртеп, ышкып чыгыгыз, лимон суты белән ышкырга онытмагыз. Үрдәкне холодильникта 10-12 сәгать тоткач, алар үрдәк итенә сеңә. Мичкә, духовкага урнаштырып 2 сәгать пешерәсез.180-200 градуска куярга.
Кем ничек хуп күрә. Үрдәкнең эченә алма, үрдәккә сылаган лимонны салырга мөмкин. Ул очракта баллырак була. Кемдер дөге, кемдер бәрәңге, кемдер карабодай эченә сала. Бу очракта тоз салып пешерергә кирәк.