Әниләр көне алдыннан Тушкыр күп функцияле мәдәният йорты хезмәткәрләре Тошкуров авылы халкы алдында Гөлшат Әхмәтхуҗинаның " Ничек түзә бу йөрәк "спектаклен күрсәттеләр.Тамашачыларның барысын да спектакль сюжеты күңел түренә җиткерде, аларның йөзләрендә ирексездән күз яшьләре һәм елмаюлар пәйда булды. Тамашачыларга трагикомедия ошады һәм барысы да уңай хис-кичерешләр белән таралышты. Спектакльдә катнашучыларның барысына да Тушкыр күп функцияле мәдәният йорты хезмәткәрләре рәхмәтле. Авыл кичәләре алар активлыгы белән истә калырлык була.