Барлык яңалыклар
Новости
25 ноябрь , 14:30

«Герой Ана»исеменә республикада сигезенче кеше лаек

Ә күптән түгел Русия Президенты Владимир Владимирович Путин аңа «Герой Ана»исемен бирү турындагы указга кул куйды. Ул республикабызда әлеге бүләккә лаек булган сигезенче күп балалы әни булды. Кем бу югары исемгә лаек?

«Героиня Ана»исеменә республикада сигезенче кеше лаек
«Героиня Ана»исеменә республикада сигезенче кеше лаек

Әниләр көнендә Радий Хәбиров үзенең социаль челтәрләрендә Көергазы районының Ермолай авылыннан Фаягөл Абдуллина һәм аның гаиләсе турында сөйләде. "Фаягөл Фаил кызы һәм аның ире Илгиз Юрис улы дүрт ул һәм алты кыз тәрбиялиләр. Аларның өендә җылылык, рәхәтлек һәм мәхәббәт хөкем сөрә. Абдуллиннарның балалары яхшы укый, иҗат һәм спорт белән шөгыльләнә. Фаягөл Фаил кызы – почта элемтәсе бүлекчәсе мөдире, Илгиз Юрис улы-технологик торбаүткәргечләр монтажчысы. Икесе дә үз коллективларында зур ихтирамга ия. Шул ук вакытта күп балалы әни җирле балалар бакчасы һәм мәктәп тормышында катнашырга вакыт таба. Балаларны лаеклы тәрбияләгәне өчен Фаягөл Фаил кызы «Материнская слава»медале белән бүләкләнде. Ә күптән түгел Русия Президенты Владимир Владимирович Путин аңа «Герой Ана»исемен бирү турындагы указга кул куйды. Ул республикабызда әлеге бүләккә лаек булган сигезенче күп балалы әни булды. Абдуллиннар-үзара хөрмәт, кайгыртучанлык һәм ярдәмләшү хөкем сөргән ныклы гаилә үрнәге. Республикабызда шундый искиткеч күп балалы гаиләләр күбрәк булсын. Фаягөл Фаил кызын һәм Башкортстанның барлык Әниләрен бәйрәм белән! Нык сәламәтлек, гаилә иминлеге һәм чиксез бәхет!",- дип котлады хатын-кызларны республика Башлыгы.

"Башинформ"

Фоторәсем: Радий Хәбировның социаль челтәрләреннән.

Автор:
Читайте нас: