— Тормышта үз урыныңны табуда ана кешенең әһәмияте зур. Райондашларны бу олы бәйрәм уңаеннан тәбрикләп, якты киләчәк, аяз күк йөзе, бәхет, тынычлык телим, —диде Илгиз Әхвәс улы.
Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев тантанада алдынгы хатын-кызларга Почёт грамоталары тапшырды. Башкортстан Республикасының Дәүләт Җыелышы-Корылтай Почёт грамотасы белән озак еллар Иштирәк мәдәният йортында мәдәният оештыручысы булып эшләгән, лаеклы ялда булуына карамастан, җәмәгать эшләрендә актив катнашкан Рәмзия Шәйхетдинова, Башкортстан Республикасының Сәүдә һәм хезмәтләр министрлыгының Почёт грамоталары белән шәхсән эшкуар Әлфия Садыйкова предприятиесендә тегүче булып эшләгән Рәмзия Шәйхлисламова, Рәмзия Гәрәевалар, Балтач район Хакимиятенең Почёт грамотасы белән төбәктә эшкуарлык һәм туризмны үстерүгә өлеш керткән Гөлназ Хөснуллина бүләкләнде.
Эштәге вазифаларын намус белән башкарган аналар балаларын лаеклы тәрбияләп олы тормыш юлына чыгаралар. Гаилә учагы җылысын саклап, тормыш имтиханнарын лаеклы үткән райондаш хатын-кызларына мәдхиядәй концерт тамашачыларга илһам өстәде. Концертны шигъри шәлкемгә үреп Айдар Сираев һәм Элҗвера Солтанова алып бардылар. Ана кеше газиз балаларын тәрбияләп, гаилә учагы җылысын саклап яшәдә тормыш мәгънәсен күрә.