Барлык яңалыклар
Новости
19 ноябрь 2024, 12:52

Каз өмәсе—авыл бизәге

16 ноябрь көнне Чуртанлыкүл авылында «Каз өмәсе»дигән чара булып узды.

Каз өмәсе—авыл бизәге
Каз өмәсе—авыл бизәге

"Каз өмәсе " — борынгы татар йола бәйрәме, ул вакытта авыл халкы каз ите, мамык һәм каурый җыю һәм эшкәртү белән шөгыльләнә. Бу көнне булачак  кәләшләргә бирнә әзерлиләр, утырышлар оештыралар һәм җырлар җырлыйлар. Бу бәйрәм кешеләрне берләштерә, аларның бердәмлеген һәм үзара ярдәмләшүен күрсәтә. 16 ноябрь көнне Чуртанлыкүл авылында «Каз өмәсе»дигән чара булып узды. Бәйрәм 20 каз үстергән  Флүзә һәм Фидарис Ханиповлар йортында узды. Кошларны йолкып чистартып алганнан соң, хуҗа хатын барысын да кайнар чәй һәм камыр ризыклары белән сыйлады.

 

Каз өмәсе—авыл бизәге
Каз өмәсе—авыл бизәге
Автор:
Читайте нас: