Барлык яңалыклар
Новости
18 ноябрь , 11:36

Зиратны чистарту буенча өмә үткәреп

Үлгәннәрнең каберен, исәннәрнең кадерен бел, ди  халык. Усман авылы халкы үткәннәрне онытмый, киләчәккә өмет баглый.

Зиратны чистарту буенча өмә үткәреп
Зиратны чистарту буенча өмә үткәреп

Елына берничә тапкыр зиратны чистарту буенча өмә үткәреп тора.

Ялларда авыл халкы җыелып тагын зиратны җыештырып алуда теләп катнаштылар.  Еракта яшәп, үзе кайтып  кирәкле эштә катнаша алмаганнар арасында акчалата ярдәм күрсәтүчеләр дә бар. Еракта яшәгән Радик Вәлиев, мәсәлән, авылга кайткан чагы булганга күрә өмәдә үзе шәхсән килеп катнашты. Олы яшьтә булуына карамастан, Рәүф Шафиков та өмәгә теләк белән кушылды.

Актив тормыш позицияле, авыл чисталыгы, зиратның тәрбияле булуы турында хәстәрлек күргән  якташларга сокланабыз.

Рәзиф ХАНОВ, "Зәйтүнә" мәчетенең имам-хатибы.

Зиратны чистарту буенча өмә үткәреп
Зиратны чистарту буенча өмә үткәреп
Автор:
Читайте нас: