Барлык яңалыклар
Новости
18 ноябрь , 10:05

Ил сагына ышанычлы егетләр бара

Көзге чакыру дәвам итә. Ил сагына ышанычлы егетләр бара.

Ил сагына ышанычлы егетләр бара
Ил сагына ышанычлы егетләр бара

Көзге чакыру дәвам итә. Ата-аналар кадерле балаларын тормыш мәктәбен үтәргә озата. Изге теләкләр, ихлас дога юллый алар. Тормыш мәктәбен үткән ир-егет бар сынауларны да лаеклы үтәчәген өлкән буын вәкилләре яхшы аңлый.

Ватанны саклаучыларны тантаналы озату хәтердә калырлык чара. Ышанычлы ир-егетләриңендә изге бурыч. Көзге чакыру чоры башында Балтач районыннан янә бер төркем егетләр хәрби хезмәткә юлланды.

Тантана үзәгендә — булачак ил сакчылары һәм аларның ата-аналары, туганнары, якыннары. Изге теләкләр белән  егетләрне хезмәткә озатырга килүчеләрнең  хәтерендә  бу чара якты истәлек булып сакланыр.

Чакыру буенча хәрби хезмәткәрләр белєн Кораллы Көчләрнең барлык төр гаскәрләре, шулай ук башка федераль башкарма хакимият органнарының хәрби частьләре комплектланачак. 

Исән-сау кайтуларын якыннары көннәрне санап көтеп торачак. Имин юллар сезгә, егетләр!

Ил сагына ышанычлы егетләр бара
Ил сагына ышанычлы егетләр бара
Ил сагына ышанычлы егетләр бара
Ил сагына ышанычлы егетләр бара
Автор:Рима Валиева
Читайте нас: