Барлык яңалыклар
Новости
17 ноябрь , 05:05

Кемнеңдер хатасы аркасында ир 13 ел төрмәдә утырган

Ир төрмәдә чакта хатыны, ата-анасы вафат булалар. Төрмәдә утыруы кемнеңдер хатасы булуы былтыр билгеле булган.

Кемнеңдер хатасы аркасында ир 13 ел төрмәдә утырган
Кемнеңдер хатасы аркасында ир 13 ел төрмәдә утырган

Интернетта бу хәбәр беркемне битараф калдырмагандыр. Ялгыш гаепләү буенча 13 ел яшьли утырып чыккан өлкән яшьтәге уфалы Фәтхулла Исхаков мораль зыян өчен компенсация алган.  6 млн сум түләгәннәр. Бу турыда аның адвокаты хәбәр иткән. Түләүне алган. Әмма Фәтхулла Исхаков Конституция суды аша компенсация суммасын арттырырга ниятли.

22 яшьлек Фәтхулла Исхаковны үтерергә маташкан өчен хөкем иткәннәр. Гаепләү нигезсез булуы ачыкланган. Төрмәдә  вакыттаир-ат якыннарын  югалткан. Русия Конституция суды Фәтхулланың гаепсез булуын таныды. Башта Исхаков компенсация таләп иткән, ә кассация суды аңа 6 млн сум түләү билгеләгән. Бу сумма белән пенсионер килешми. Көрәшүе дәвам итәр, димәк.

 

Автор:
Читайте нас: